М. Акмулла исемендəге Башкорт дəүлəт педагогия университеты
Татар теле һəм əдəбияты кафедрасы
Н. У. ХАЛИУЛЛИНА
КАРДƏШ ТЕЛЛƏРНЕҢ ЛЕКСИК СИСТЕМАСЫН
ӨЙРƏНҮНЕҢ МЕТОДОЛОГИК НИГЕЗЛƏРЕ
Гомум тел белеме буенча уку əсбабы
Уфа 2007
УДК 809
ББК 815
Х 30
Печатается по решению редакционно-издательского совета
Башкирского государственного педагогического университета
им. М. Акмуллы
Халиуллина Н. У. Методологические основы изучения лексических
систем родственных языков: учебное пособие по общему языкознанию. –
Уфа: Изд-во БГПУ, 2007. –104 с. В учебном пособии анализируются основные принципы, методы и
приемы изучения лексики родственных языков в системном аспекте,
дается характеристика основных единиц лексической системы. Отдельная
глава посвящена истории составления тезаурусных словарей. Подробно
описывается метод семантических полей на материале татарского языка,
также приводится образец семантической и идеографической
характеристики лексических единиц на материале тюркских языков. Для
анализа привлечены языковые факты из алтайской семьи языков. Пособие предназначено для студентов татарского отделения
филологического факультета
Научный редактор: А. Г. Шайхулов, д-р филол. н. , проф. (БГУ)
Рецензенты: В. Л. Ибрагимова, д-р филол. н. , проф.
(БГУ);
Л. Г. Хабибов, канд. филол. н. , доц. (БГПУ)
ISBN 978-5-87978-407-7
© Издательство БГПУ, 2007
2
КЕРЕШ
Телнең җəмгыятьтə əһəмиятле һəм катлаулы функциялəр
башкаруы аның берəмлеклəренең төгəл оешуы, хəрəкəтчəнлеге,
барлык өлешлəренең дə закончалыклы тыгыз бəйлəнеше
ярдəмендə тормышка ашырыла. Бүгенге көндə телнең даими
үсеп-үзгəреп торучы системалы күренеш тəшкил итүе бəхəс
тудырмый. Шуңа күрə системалылык хəзерге тел белеменең төп
методологик принцибы булып тора.
“Система” төшенчəсенең мəгънə даирəсе бик киң: ярашу,
организм, төзелеш, структура, оештыру, бердəмлек, җитəклəү һ. б. Мəсəлəн, философ Э. Кант система төшенчəсен түбəндəгечə
билгели: “... система дигəндə мин бер идея белəн берлəшкəн күп
кенə белемнəрнең бердəмлеген аңлыйм”. Лексик системаның төп берəмлеге булган сүз безне əйлəндереп
алган чынбарлыкның бөтен төрлелеген һəм катлаулылыгын
чагылдырырга сəлəтле. Сорау туа: теге яки бу телнең сүзлек
байлыгын – универсумны ниндидер принципларга таянып, бер-
берсе белəн бəйлəнешле өлешлəргə таркатып буламы? Əйе. Гомум
тел белеменең тарихында лексик берəмлеклəрне системалы
тикшерүнең бай тарихы бар. Бигрəк тə рус тел гыйлемендə бу
өлкəдə зур казанышларга ирешелгəн. Төрки, киңрəк – алтай
гаилəсенə караган теллəрнең лексик системаларын өйрəнүгə
багышланган хезмəтлəр соңгы дистə елларда гына дөнья күрə
башлады. Өстəвенə, лексик берəмлеклəрне тарихи-чагыштырма
яссылыкта өйрəнү системалы бəйлəнешлəрне ныграк катлауландыра. Тəкъдим ителгəн уку əсбабында кардəш теллəрнең лексик
катламын системалы тикшерүнең теоретик нигезлəре, метод-
алымнары, принциплары, тулаем тел системасының бер өлеше
булган лексик системаның берəмлеклəре, алар арасындагы төрле
мəгънəви мөнəсəбəтлəр, семантик кырлар, төшенчə
категориялəре яктыртыла.