Читать онлайн «Асыл ташлы муенса»

Автор Тансулпан Гарипова

Таңчулпан Гарипова

Асыл ташлы муенса

© Татарстан китап нәшрияты, 2015

© Гарипова Т. Х. , 2015

© Ногманов И. Г. , тәрҗ. , 2015

* * *

Мөгри-мөгри килә Бөйрәкәй

(Роман)

Беренче бүлек

Иртәнчәкләй торып, тышка чыксам,Мөгри-мөгри килә Бөйрәкәй. Бөйрәкәйне сауган шул кызны уйлапӨзелә шул минем үзәккәй…

– Аптыраттың әле син, Мәдинә, – Гөлбану әллә төтеннән, әллә моңнан яшьләнгән күзләрен кызына төбәде, – кемнән отып алдың син бу җырны, ә?!

– Әллә тагын… – Кыска гына күлмәк кигән какча гәүдәле кыз урыныннан сикереп торды, нәзек кенә беләкләрен, беләкләре кебек үк нечкә аякларын тирә-якка болгап, күнегүләр ясый башлады: – Бер, ике, өч!

– Ипләп, энеләреңне уятырсың! Ай, ата Габидә!. .

«Ата Габидә» димәслек тә түгел иде Мәдинәне шушы минутта: нәкъ малайлар кебек. Менә кызларга гына хас шаянлык белән очкынланган шомырттай күзләре һәм яңа туган айдай сызылып киткән кашлары булмаса, кем ышаныр иде икән аның кыз бала булуына?

Гөлбану мич буена чүгәләгән җиреннән торгач та кызына һаман текәлеп каравында булды: тал чыбыгыдай нечкә үзе, эчендә җаны ничек тора, ә тавышы, моңы… Шушындый моңның гап-гади бер баладан чыгуына ышанырлык та түгел.

Гөлбану үзалдына тирән көрсенде дә чөйдәге кыска тунына үрелде:

– Фермага китәм инде мин, балам. Күмер төшкәч, казандагы суны самавырга салырсың. Кайнап чыкса, басып куй – мин озакламам.  – Әнисенең соңгы сүзләре инде чоланга чыккач ишетелде: – Абзарны карап тор – сыерның суы киткән бүген! Энеләреңне күзеңнән югалтма – самавырга пешмәсеннәр!

Мәдинә исә, әнисе әйтмәсә дә, сыер янына чыгарга гына тора: бозау дөньяга киләчәк бүген! Мәдинә аңа Бөйрәкәй дип исем кушачак. Әлеге җырын да бит ул шуңа җырлады.

* * *

Иңбашына бишмәт салган, аягына әнисенең тирән галошын кигән Мәдинә абзар ишеге төбенә җиткәч куркыбрак калды.

Эчтә өзек-өзек мышнап тын алган тавышны ишеткәч, тагы да ныграк каушады.

– Билдәш! – Үз исемен ишетү белән гадәттә мөгрәп куя торган сыер бу юлы эндәшмәде.  – Билдәш, сиңа әйтәм! – Мәдинә, әллә салкыннан, әллә дулкынланудан тыңлаусызга әйләнгән бармакларын көчкә кыймылдатып, ишекнең бавын чиште, сак кына басып, түргә, сыер яткан якка узды.  – Билдәшкәй…

Билдәш янә тавыш бирмәде. Мәдинәнең, әлбәттә, сыер бозаулаганын күргәне бар, тик анда, фермада, әнисе, башка өлкән кешеләр була. Өйдән чыкканда бозаулап яткан сыерны күреп, болай каушармын, куркырмын дип уйламаган иде ул. Мәдинә сыер тизәге белән сыланган, хәзер инде төрле-төрле җирдән кубып төшә башлаган читән абзарның ярыгы аша эчкә карады. Аның күзләре туп-туры сыер күзләре белән очрашты. Йа Рабби… Хайван күзләренә чыккан өнсез газап менә-менә шартлар да гүя күзе белән бергә атылып чыгар төсле. Йа Ходай, ярдәм итә күр Билдәшкә! Мәдинә йөрәге дерт-дерт типкән килеш эчкә үтте һәм Билдәш янына чүгәләде:

– Тәңрем… Аллам… Ходаем!. .  – Билдәшнең хәлен җиңеләйтә торган догалар булса, шушы минутта Мәдинә аларның меңен берьюлы кабатлар иде.  – Әни, әнкәем… Әни! – Ул хәзер фермага йөгерер иде, Билдәшне бу хәлдә ничек ташлап китсен?!

Өстенә каплаган бишмәте күптән инде шуып төшеп күлмәкчән калган кызыкай, кинәт бер катгый карарга килгәндәй, гәүдәсен турайтты, аннан ашыкмый гына, әнисенә охшатырга тырышып, әкрен басып, сыер янына килде дә тулгак газабында тартышкан җан иясенең арт санына кулын салды.  – Билдәш, җаным, әйдә инде, тырыш!